Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольский территориаль бүлеге Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кайнар линия” үткәрәчәк

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольский территориаль бүлеге Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кайнар линия» үткәрүне дәвам итә, ул 25.11.2022 - 05.12.2022 көннәрендә дәвам итәчәк. "Кайнар линия” телефоны: 8(84371) 5-59-01, 09. 00 сәгатьтән 16. 00 сәгатькә кадәр. (Эш көннәрендә, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр)

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә. ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен бөтен дөнья кешеләре берләшәләр. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты - яңа инфекция очракларын булдырмау һәм ВИЧ/СПИДның таралуын туктату өчен авыруларны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую. Быел Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең темасы - Тигезләшергә вакыт!

2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 28 261 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шуларның 8 430 ы үлгән, шул исәптән ВИЧ – инфекция аркасында - 2 714 кеше.

ВИЧ-инфекция таралуның бер сәбәбе - үзеңдә инфекция куркынычы булуын бәяли алмау, ВИЧ-инфекциягә кызыксыну булмау.

Шуны белеп тору мөһим: ВИЧ-инфекцияне лаборатория тесты гына вирусны вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

ВИЧ-инфекциягә тест узу тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү үткәрелә торган медицина оешмаларының адреслары турында, халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә була.

ДАССУ «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»нең InfoSPID.ru сайтында һәм 8 (843) 272-70-90 ышаныч телефоны буенча ВИЧка медицина тикшерүе узу хакында кызыксындырган сорау бирергә мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зеленодольский территориаль бүлеге барлык кешеләрне дә үзенең ВИЧ-статусы хакында уйланырга, ВИЧ-инфекциясенә ел саен ирекле тикшерү узарга өнди.

Шулай ук, югарыда күрсәтелгән чорда ВИЧ-инфекциясе проблемасы буенча Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге 8 (800) 555-49-43 телефоны һәм ФБУЗ филиалы «ТРда ЦГиЭ» Зеленодольский консультация пункты тарафыннан 8 (84371) 5-72-63 телефоны буенча «Кайнар линия» оештырылды.

Кирәкле мәгълүматны, шулай ук, “СТОПВИЧСПИД.РФ” һәм o-spide.ru. интернет-ресурсларда алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International