30 ноябрьдә 10 сәгатьтән 1 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең начарлануы турында кисәтү

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 1 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.

    Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында  машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.

      Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән,  сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International