Проект Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец инициативасы буенча эшли башлый. Аңлы ата-ана мәктәбендә уку бушлай бара һәм балалар белән мөнәсәбәтләрне сизелерлек яхшыртырга ярдәм итә.
Проектның авторы - Диана Машкова, филология фәннәре кандидаты, язучы, педагог, «Гаилә әлифбасы»на нигез салучы, Россия мәгариф академиясенең Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе “Балачакны, гаиләне өйрәнү һәм тәрбия институты" белгече, РФ Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты эксперт советы әгъзасы, РФ Хөкүмәте каршындагы балачакның ун еллыгын уздыру буенча Координация советы каршындагы эшче төркем әгъзасы, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ана аңлылыгы курслары авторы, 5 бала анасы.
Презентация 5 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Ломоносов исемендәге 18 нче лицей базасында (Зеленодольск ш., Комаров ур., 45) узачак.