Татарстан Росреестры күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре өчен укулар уздырды

2022 елның 2 декабре, җомга

Бу атнада Татарстан Росреестры экспертлары КФҮ хезмәткәрләре өчен Росреестр дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүне һәм бирүне гамәлгә ашыручы укулар уздырды. Аны уздыру вакытында кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә документлар кабул иткәндә җибәрелә торган төп хаталар каралды һәм анализланды.

КФҮ хезмәткәрләре, үз чиратында, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гариза бирүчеләрдән документлар кабул иткәндә барлыкка килә торган сорауларны әйттеләр. Барлык сорауларга да җентекле аңлатмалар бирелде.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова шәрехләгәнчә, документларны дөрес кабул итүнең гаять мөһимлеген, шулай ук, үзгәрә барган законнарны исәпкә алып, Татарстан Росреестры даими рәвештә КФҮ хезмәткәрләре өчен укулар уздыра:

«Белем бирү чаралары барышында алынган белемнәр КФҮ хезмәткәрләренең алдагы эшенә уңай йогынты ясаячак. Безнең ике ведомствоның уртак эше гражданнарга дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга һәм, димәк, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингына юнәлдерелгән».

Шулай ук ведомствода быелдан башлап “Кәгазьгә юк" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Росреестр белән КФҮ арасында кәгазьсез документлар әйләнеше билгеләнүен искәрттеләр. Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күпфункцияле үзәккә кергән документлар электрон рәвешкә күчерелә, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән тамгалана һәм ышанычлы элемтә каналлары буенча Татарстан Росреестрына җибәрелә.

КФҮ белән Росреестр арасында кәгазьсез документлар әйләнешенә күчү процессны оптимальләштерергә һәм хезмәт күрсәтү срокларын кыскартырга, документларны кәгазьдән башка гына күчерергә, шулай ук документлар китерүгә финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International