Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге 2022 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, үз компетенциясе кысаларында, кече һәм урта бизнес эшкуарларына түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
«Ачык ишекләр» бердәм көнендә эшмәкәрләрне Зеленодольск территориаль бүлегендә (Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт) 5-62-07 телефон номеры буенча кабул итәчәкләр (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауларны да бирергә була.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультациядә көтәбез!