Васильево бистәсе активисты Альбина Филимонова "2022 ел волонтеры" номинациясендә «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе җиңүчеләре өчлегенә керде

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Альбина тырышлыгы белән бик күп экологик проектлар барлыкка китерелде, шуңа да  ел волонтеры исеме бик лаеклы рәвештә биерлде!

Конкурста катнашуга заявка бары тик бу озын һәм продуктив эшнең нәтиҗәсе генә. Монда җитди сайлап алу туры булды: читтән торып һәм турыдан-туры. Барлыгы 300 гә якын катнашучы! Нәтиҗәдә, Альбинаның эшчәнлеге югары бәяләнде.

Бүләкне ул Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.

Шулай ук, ул республика башлыгы белән формаль булмаган очрашуда катнашты, анда чәй табыны артында Татарстанның волонтерлар хәрәкәте турында фикер алышынды.

Альбинаны бу олы бүләк һәм дәрәҗә белән котлыйбыз. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җиңүнең безнең якта булачагына бер генә дә шикләнмәдек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International