2023 елгы «Гринландия» фестиваленең читтән торып үткәрелгән конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Д. Кобзон исемендәге «Гринландия» Бөтенроссия автор җыры фестивале РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Валенчук идеясе нигезендә оештырыла, һәм менә инде 30 елдан артык Нократ җирендә уза һәм илебезнең төрле почмакларыннан тирән шигъри мәгънәгә ия җыр авторларын һәм аны сөючеләрне берләштерә.

 Читтән торып үткәрелгән конкурс - фестиваль сезонының аерылгысыз өлеше. Ул музыка һәм сүз авторларына, шагыйрьләргә, башкаручыларга, музыка ансамбльләренә һәм төркемнәргә, яшәү урынына карамастан, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурста дипломант һәм лауреат булырга мөмкинлек бирә.

Быел фестиваль - конкурс Советлар Союзы һәм Россиянең легендар артисты истәлегенә «Донбасс тавышы – Иосиф Кобзон» исеме белән атала. Донбасста туып-үскән һәм Россиянең бөек патриоты Иосиф Давыдович Кобзон күп еллар дәвамында фестивальне үстерүдә һәм торгызуда актив катнаша, «Гринландия» жюри рәисе була.

“Иосиф Кобзон Россия мәнфәгатьләрен һәрчак ачык һәм курыкмыйча яклады”, - ди "Гринландия” фестивале рәисе Олег Валенчук. - Шуңа күрә шушы фестиваль сезонында конкурс бу легендар кешенең исемен йөртүе очраклы түгел. Бүген, илебез кабат авыр сынаулар кичергәндә, безгә көчле һәм бердәм булырга кирәк. Берләшеп, без һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыга алабыз, дошманга каршы көрәшә алабыз, иң югары максатларга ирешә алабыз һәм балаларыбызга һәм оныкларыбызга лаеклы киләчәкне тәэмин итә алабыз”.

Быел конкурс 2 этапта үткәрелә:

1 этап-2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 20 маена кадәр. Бу вакытта оештыру комитеты гаризаларны 30 апрельгә кадәр кабул итә, ә жюри әгъзалары ай саен дипломантларны сайлый.

2 этап-2023 елның 21 маеннан 15 июненә кадәр. Бу вакытта дипломантлар арасыннан лауреатлар билгеләнәчәк, шулай ук, интернет-тавыш бирү узачак, анда теләгән һәркем ошаган катнашучы өчен тавыш бирә ала, шуның белән «халык җиңүчесен» билгели алачак.

Барлык лауреатлар да 20000 сум күләмендә дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Халык җиңүчесе 30000 сум күләмендә акчалата приз алачак.

Конкурска гаризалар grinlandia-kirov@mail.ru электрон почта аша, https://vk.com/grinlandia_fest «ВКонтакте» төркемендә дә кабул ителә.

Конкурс турында нигезләмә белән https://grinlandia.ru/ рәсми сайтта танышырга мөмкин.

Матур шигырьләрне һәм музыканы яратучыларны катнашырга чакырабыз.

Видеога сылтама: https://vk.com/video-193984706_456239468 "Россия тавышы-Иосиф Кобзон” җыры (сүз һәм музыка авторы, башкаручы – Олег Валенчук).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International