Татарстанда 3 меңнән артык гаилә авыл ипотекасын рәсмиләштергән

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил иткән, ә уртача ипотека кредиты-2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.

«Ипотеканы теркәүнең гомуми вакыты-5 эш көне. Безнең ведомствога «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә әлеге объектлар тизрәк теркәлә, шул исәптән, төбәктә «Ипотека 24 сәгать эчендә» проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә дә.  Әгәр хокукый экспертиза үткәргәндә күчемсез милекне теркәүгә комачаулаучы сәбәпләр ачыкланса, безнең ведомство белгечләре кисәтүләрне оператив рәвештә бетерү өчен мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә керәләр", - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

РСХБНЫҢ Татарстан төбәк филиалы белгечләре тарафыннан хупланган гаризаларга анализ шуны күрсәтә: авыл ипотекасы кысаларында йортларны республиканың барлык районнарында сатып алуны өстен күрәләр, әмма Лаеш, Зеленодольский, Питрәч, Биектау, Тукай һәм Арча районнары аеруча популяр.

"Авыл ипотекасы – Россельхозбанкның төбәктә иң кирәкле ипотека программаларының берсе.  2022 елда әлеге программа буенча без халыкка 1,3 млрд.сумга ярдәм күрсәтә алдык. Бирү күләме буенча Татарстан гадәттәгечә лидер - төбәкләр өчлегенә керә», - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова. 

Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары булып, потенциаль заемчыга 21 яшькә җитү, шулай ук, Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәү булу тора. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итәчәк, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр рәсмиләштерергә була, беренчел взнос – 10%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International