5 һәм 6 декабрьдә "Порт" яшьләр үзәгендә яшьләр сәясәте хезмәткәрләре өчен "Остаз мәктәбе" әзерлек программасы оештырылды.
Ике көн дәвамында Казанның тәҗрибәле тренерлары остазларны авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр белән эшләүнең яңа формаларына өйрәтте.
Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грант ярдәме белән тормышка ашырыла.