Нәтиҗәдә җир законнарын бозуның 580 очрагы ачыкланган. Бу еш кына полигон яки карьер җирләре.
Татарстан Росреестры 2022 елда 1 миллион гектардан артык җир мәйданында 3 меңнән артык авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерде. Үткәрелгән чаралар барышында Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары җир законнарын бозуның 580 билгесен ачыклады, шуларның 77се – каты көнкүреш калдыклары туплау һәм 57се законсыз карьерлар.
"Җир күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау. Быел башкарылган эшнең ахыргы нәтиҗәсе ике мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү булды», - диде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында билгеләп үткәнчә, быелгысы елда үткәрелгән тикшерүнең максаты профилактик юнәлештә булды. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында барлыгы 7 меңнән артык кисәтмә чыгарылган, бозуларны бетерү турында 528 күрсәтмә бирелгән.