Зеленодольский районының Норлат авылында маскировка сеткалары үрелә башлады. Медицина хезмәткәрләре, педагоглар, "Ак калфак" һәм "Яшь йөрәкләр" төркеме әгъзалары, мәчеткә йөрүчеләр – кыскасы, барлык авылдашлар, бердәм команда булып эшлиләр. Бу көннәрдә аларга мәктәп укучылары кушылды. Балалар эш техникасын тиз үзләштерделәр, авыр эш булмавын таныдылар.
Дәресләрдән соң алар өлкәннәргә ярдәмгә ашыга, өлкәннәр үрнәге буенча алар һәрбер төенгә җылылык һәм үз җаннарын өлешчә салалар.