Чарада ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Зеленодольский районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
⁃ Бүгенге концерт Ватан Геройлары көненә, шул исәптән, махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга ярдәм итүгә багышланган. Бу иҗат коллективы безнең җәмгыятьне толерант итәр өчен бик күп эш башкара. Иҗатыгыз өчен рәхмәт, без сезне районда һәрвакыт көтәбез! - диде Михаил Павлович.
Мәдәни традицияләрне саклаган өчен Алисә Мамина муниципалитет башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.