Сак булыгыз, грипп!

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Зеленодольский районында ОРВИ авырулары саны арту күзәтелә. Эпедимия кармагына күбрәк балалар эләгә.

          Узган атнада ОРВИ билгеләре белән шәһәрдә һәм районда яшәүче 1313 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте, шуларның 772се – балалар.

6 олы кешедә һәм 3 балада грипп диагнозы лабораториядә расланган.

Эпидситуация начарлану сәбәпле, профилактика чараларын күрергә киңәш итәбез:

- иҗтимагый урыннарда битлек киегез

- кулларыгызны юыгыз, антисептик кулланыгыз

- социаль дистанцияне саклагыз

- бүлмәләргә дымлы җыештыруларны ешрак ясагыз һәм еш җилләтегез

- сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз

- авыруның беренче симптомнары булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге (Татарстан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International