Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Роспотребнадзорның вазыйфаи затлары турындагы мәгълүматлардан файдаланып, ел азагына мошенниклык гамәлләре очракларының кискен артуы турында хәбәр итә.
Соңгы вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә законсыз рәвештә матди ярдәм алу максатыннан, Роспотребнадзорның территориаль органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары исеменнән коммерция оешмаларына шалтырату очраклары сизелерлек артты.
Бу уңайдан Роспотребнадзор мошенникларның провокацион шалтыратуларына бирелмәскә киңәш итә.
Әлеге гамәлләр Россия Федерациясе дәүләт органнары һәм оешмаларының, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең абруен төшерүгә юнәлдерелгән.
Тискәре нәтиҗәләрдән һәм ышанычтан явызларча файдалану очракларыннан саклану өчен, хокук саклау органнарына, тиз арада, хәбәр итәргә һәм Роспотребнадзорга ышанычтан явызларча файдаланып, акча урлау максатыннан кылынган алдау очракларын беледерергә кирәк.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге (Татарстан)