Зеленодольский егете Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

1-6 декабрь көннәрендә Владимир шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында спорт гимнастикасы буенча "Олимпия өметләре» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда 37 субъекттан 200дән артык иң көчле гимнаст, 57 шәһәр һәм 66 оешма катнашты .

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Азат Закиров 2 нче спорт разряды буенча чыгыш ясады. Азат берничә ярышны берләштергән дисциплинада, ә финалда аерым дисциплиналарда җиңеп, менә дигән нәтиҗә күрсәтте:

 

1 урын-терәк сикерү

3 урын-брусья

 

Азатның җиңүен аның белән бергә тренерлар составы да бүлешә: Илгиз Мансур улы Хисамов һәм Валерия Александровна Дашевская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International