1. ГРИПП ЮГАРЫ ТЕМПЕРАТУРАСЫЗ БУЛМЫЙ
Бу миф. Гриппның аерылып торган билгесе – 38,5-39,0°с, кайвакыт авырый башлаганның беренче сәгатьләреннән югарырак булырга мөмкин, ләкин кайбер пациентларда грипп субфебрил (37,1-37,9°с) яки хәтта гадәти тән температурасы белән дә булырга мөмкин.
2. ГРИПП БУЛГАНДА БОРЫННАН АГУ КҮП БУЛМЫЙ
Бу миф. Беренче көннәрдә борын тыгылуы еш очрый, бу зарарланган тукымаларның шешүе белән бәйле. Авыруның өченче көнендә борыннан су агу күренеше, гадәттә сезнең иммунитетыгызның вакытлыча зәгыйфьләнүеннән файдаланган бактерияләр белән бәйле.
3. ГРИПП ВИРУСЫ САЛКЫННАН КУРЫКМЫЙ
Әйе, бу факт. Нуль тирәсендә вирус бер айга кадәр, ә түбән температурада тагын да озаграк яши. Аның каравы, гади сабын вирусны үтерә, грипп вирусына ультранурланыш һәм 60°С тан югары температура да тәэсир итә.
4. КҮКРӘК САБЫЕ ӨЧЕН ГРИППТАН КОТЫЛУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЧАРАСЫ - ӘНИСЕНЕҢ СӨТЕ
Әйе, бу факт. Әгәр дә имезүче әни грипп белән авырса, баланы имезергә ярамый. Анага бала белән тыгыз элемтәдә һава юлы белән вирус тапшыру инфекциянең инкубация чорында ук бара. Ана сөте антителалары туклану вакытында балага бирелә. Шуңа күрә бу авыруның иң яхшы профилактикасы һәм симптомнар үскән очракта, бала өчен кирәкле дәвалау компоненты.
5. ТЕМПЕРАТУРАГА КАРШЫ ДАРУЛАР ГРИППКА ОРГАНИЗМ БУЕНЧА ТАРАЛЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ
Әйе, бу факт. Нормаль яки бераз күтәрелгән тән температурасы вирус өчен уңайлы мохит. Хәле канәгатьләнерлек булганда, өлкәннәргә бары тик 38°С тан югары, балаларга 38-39°С тан югары температурада булганда гына температура төшерүче дарулар киңәш ителә.
6. ГРИППНЫ ДӘВАЛАРГА КИРӘКМИ: АВЫРУ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ ҺӘМ ҮЗЕ КИТӘЧӘК
Бу миф. Грипп бик куркыныч. Грипп авыруы үлемгә китерергә мөмкин, аеруча кечкенә балалар һәм олылар өчен. Моннан тыш, авыру төрле авырлыклар калдырырга мөмкин. Еш кына грипп йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә, бу миокардит үсешенә яки булган хроник патологиянең тиз үсешенә китерә һәм берничә ел гомер озынлыгын киметә.
Грипп “дәваламыйча, бер атна дәвам итә, дәвалаганда җиде көн” ироник сүзләре дөреслеккә туры килә, ләкин дәвалау вакытында башланган очракта гына. Дәвалауны вакытында башлау авыру вакытын кыскартып кына калмыйча, катлаулы очраклардан һәм үлем куркынычын да киметәчәк.
7. ГРИППНЫ АНТИБИОТИКЛАР БЕЛӘН ДӘВАЛАП БУЛА
Бу миф. Антибиотиклар бактерияләрне дәвалаганда гына файдалы. Вируслар белән бактерияләр арасында уртаклык юк, шуңа күрә вируслы авыруларны, шул исәптән, гриппны антиобитиклар белән дәвалау файдасыз. Кайвакыт вируслы инфекциягә зәгыйфь иммунитет фонында икенчел бактерия инфекциясе кушылырга мөмкин. Бу очракта гына табиб (һәм табиб кына!) антибиотиклар курсын билгели ала.
8. ГРИППТАН САКЛАНУ ӨЧЕН, ВИТАМИННАР ҺӘМ КҮБРӘК КӘБЕСТӘ, САРЫМСАК, СУГАН ҺӘМ ЛИМОН АШАУ ҖИТӘ
Бу миф. Витаминлы профилактика гомуми көч бирә, ләкин вируска турыдан-туры тәэсир итми. Вакцинация, чыныктыру, сәламәт яшәү рәвеше, рациональ туклануны күздә тоткан комплекслы профилактика оптималь чишелеш булачак. Аерым күрсәтмә булганда, табиб иммуномодуляторлар һәм/яки витамин-минераль комплекслар алырга тәкъдим итә ала.
9. ГРИППКА КАРШЫ САЛЫНГАН ВАКЦИНАЦИЯ ИНФЕКЦИЯНЕҢ 100% ГАРАНТИЯСЕН БИРМИ
Әйе, бу факт. Грипп эләктерү куркынычы вакцинациядән соң да кала, ләкин сизелерлек кими. Уртача алганда, прививка 80-90% саклауны тәэмин итә һәм катлаулануларны һәм үлемне тулысынча диярлек булдырмый.
10. ГРИППКА КАРШЫ САЛЫНГАН ВАКЦИНАЦИЯ АВЫРУГА КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН
Бу миф. Бер вакцина да типик авыру китерми. Вакцинация процессында организмга вирус яки аның өлешләре кертелә. Вакцинадагы вирус авыру китерә алмый, ләкин организмда антителалар җитештерүне стимуллаштыра ала. Шуңа күрә, организмга "кыргый” вирус кергәч, антителалар җитештерү өчен вакыт кирәк түгел - алар прививкадан соң инде бар. Антитела вирус белән бәйләнә һәм шулай итеп күзәнәк инфекциясен һәм вирус үрчүен булдырмый. Бу авыру башланганчы ук кисәтелә. Заманча вакциналар җиңел, һәм прививкадан соң авыру билгеләре юк. Кайбер кешеләрдә генә вакцина салган урында кызарырга яки температура бераз күтәрелергә мөмкин. Бу, мөгаен, вакцина салуның иң күңелсез нәтиҗәләредер.
11. ГРИПП ВИРУСЛАРЫ ГЕЛ МУТАЦИЯЛӘНӘ. ДИМӘК, АЛАРНЫҢ КАЙСЫСЫ «МОДАДА» БУЛАЧАГЫН АЛДАН ӘЙТЕП БУЛМЫЙ ҺӘМ АННАН САКЛАУЧЫ ВАКЦИНА САЛДЫРЫРГА КИРӘК
Бу миф. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вирусларның бөтен дөнья буенча күчүен тикшерә һәм бу тикшеренүләр нигезендә вакцина җитештерүчеләргә тәкъдимнәр бирә. Фараз 100% акланмаса да, вакцина барыбер эшли, чөнки җитештерелгән антителалар вирусның билгеле бер төре белән генә түгел, тыгыз бәйләнешле вариантлар белән дә эш итә ала.
12. ЭПИДЕМИЯ БАШЛАНГАННАН СОҢ ПРИВИВКА СОҢГА КАЛДЫ
Бу миф. Әгәр дә прививкаларны вакытында ясамасалар, аны эпидемия башланганнан соң да ясарга була, һәм тере булмаган вируслар белән вакциналар гына кулланырга мөмкин. Ләкин, прививка кеше грипп вирусы белән зарарланган вакытта ясалган булса, ләкин клиник күренешләр әле булмаган булса, прививка бу авыруны булдырмас, ләкин сезонның киләсе айларында гриппның башка варианты белән инфекцияне киметер.
Гриппка каршы иң яхшы профилактика — прививка!*
Үзеңне сакла һәм сәламәт бул!
*Роспотребнадзор эпидемиология ЦНИИ тапшырган материаллар буенча әзерләнде
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольский территориаль бүлеге (Татарстан)