Россиянең Европа территориясенә актив көньяк-көнбатыш циклонның Татарстан Республикасында 2022 елның 17-19 декабрендә килеп җитү сәбәпле, һава шартлары сизелерлек начараячак.
17 декабрь, шимбә көнне төнлә азрак кар ява, көндез көньяк-көнбатыш районнардан, дымлы кар явачак. Урыны белән буран көтелә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, көндез бозлавык булырга мөмкин. Температура төнлә -5 -10 , аязган вакытта -14, көндез -1..-6˚ булачак.
18 декабрь, якшәмбе көнне, Республика циклонның үзәк өлешенә, дымлы кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр тәэсир итәчәк. Шулай ук урыны белән бозлавык һәм бураннар көтелә, күз күреме сизелерлек начарлана, көндез көчле көньяк җил 15-18 м/с. төнлә минималь температура -3..-8, көндез -2 +3˚ кә кадәр җылыныр. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Дүшәмбе, 19 декабрьдә, циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлешне төньяк-көнбатышка алышына һәм 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Боз сакланачак, бураннар да фаразлана. Тәүлек дәвамында температура -3..-8˚ булачак.
Боз һәм бозлы яңгыр электр үткәргечләре, агачларда боз катламы һәм юлларда көчле бозлавык барлыкка китерергә мөмкин.
17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык норманың яртысына якыны көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык вакытында:
Шоферлар машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга тиеш. Кирәк булса, тукталыш тизлеген акрын гына киметергә кирәк. Тормозга басканда тормоз педалына берничә тапкыр басып алып, шуның белән сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал булачак. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, көпчәкләрнең торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптик приборлар да эшли торган булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыру өчен махсус жилетлардан файдаланырга киңәш ителә.
Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымы юнәлешендә генә барыгыз. Җәяү йөрүчеләр яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемнәрегезгә беркетергә онытмагыз. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.
Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән, сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.
Явым-төшем вакытында:
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- йомшак ныгытылган конструкцияләрне үз ишегалларыгызда ныклап беркетегез, аларның җил вакытында егылып, кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр суларын агызу өчен кулланылучы яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?
Бик кирәк булганда гына биналардан чыгарга киңәш ителә. Берүзең генә чыкмавың хәерле. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машина белән зур юллардан һәм магистральләрдән генә йөрү сорала. Машинадан чыкканда машина яныннан читкә китмәгез. Юлда тукталып калсагыз, арадаш басып алулар белән сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ерактан күренә торган тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны эшләтеп калдырыгыз, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы азрак ачып калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә йөргәндә юнәлешегезне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса буран бетүен көтегез. Әгәр хәлсезләнсәгез, тукталу урыны эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә сак булыгыз, чөнки хавеф вакытында машиналар, фатирлар, хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.
Көчле бураннан соң нәрсә эшләргә?
Әгәр дә көчле бураннан соң сезнең бинадан чыгу юлы томаланган булса, сак булыгыз, паникасыз мөстәкыйль рәвештә чыгып китү мөмкинлеген ачыклагыз (кул астындагы коралдан һәм булган төрле әйберләрдән файдаланырга тырышыгыз). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең күләмен хәбәр итегез. Әгәр дә кар көртен мөстәкыйль генә җиңә алмасагыз, коткару бүлекләре белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Радионы (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.
Шоферларга
Шоферларга, аеруча ерак араларга сәяхәт итәргә планлаштыручыларга, автомобильнең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәяхәткә китәр алдыннан алдагы көннәргә һава торышын белешеп куегыз. Елның салкын вакытында озакка сузылганчы, машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәтегез ерак юлга чыга торган булса, алдан ук двигательне һәм җылыту приборларын тикшерегез, ягулыкны өстәмә туплагыз. Яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салудан сакланыгыз, чөнки сыйфатсыз ягулык начар хәлгә калдырырга мөмкин. Алдан җылы әйберләр һәм продуктлар туплап куегыз, кәрәзле телефон заряднигын онытмагыз.
Һава тутыру насосын, тарттыру тросын, ачкычлар һәм домкратларның булуын тикшерегез.
Багажникка «прикуривания» кабелен салырга да онытмагыз. Әгәр мөмкинлек булса, батарей белән эшләүче кабызу җайланмаларын да кулланыгыз.
Ашыгыч ярдәм комплекты
Авария комплектта түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядка һәм запас батарея, җылы кием һәм одеяллар, пыяладан кар һәм бозны кырып төшерү җайланмасы, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итү өчен кечкенә көрәк, кул фонаре һәм батареялар комплекты, дарулар тартмасы, ризык һәм эчемлек, балта һәм пычкы, «коры кабызгыч”, кечкенә мич һәм котелок.
Ачыкланган маршрутны һәм килү вакытыгызны хәбәр итегез
Сәяхәт алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга билгеле маршрутны һәм кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын сизелерлек тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, туктап калган урынның аерым билгеләрен, автомашинадагы кеше санын, яшен, авырулар бармы, балалар, һичшиксез, үз һәм якыннарының элемтә телефоннарын күрсәтергә кирәк. Телефондагы батарейны саклау өчен чаралар күрү зарур.
Әгәр дә трассада машинагыз ватылып калса
Машина алдында һәм аның артына кисәтүче билгеләр куегыз. Бу киселгән агач яки аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр дә машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газыннан агуланмау өчен пыяла ачылырга тиеш. Озак тукталып торганда яки төнлә агулы газлар ачык тәрәзәдн кабина эченә кермәсен өчен машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үзегезнең куркынычсызлыгыгыз өчен җил юнәлешен дә вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук, янган газларны чыгару торбасының кар көртләре белән томаланмавын тикшереп торырга кирәк. Әгәр дә машина ватылса, курыкмагыз, «101» ашыгыч ярдәм хезмәтенең бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу координаталарын күрсәтегез. Яктылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез. Утын тупларга тырышыгыз, алар булмаганда яну материалларын яндырырга мөмкин - алар гадәттә шактый була.
Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.