Президенттан Рәхмәт хаты

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Радик Ардыхановка рәхмәт белдерде.

Бүләкләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 14 нче Бөтенроссия «Батырлык йолдызлыгы» фестиваленә йомгак ясау кысаларында узды.

Гадәттән тыш хәлләр системасында Радик Равил улы Ардыханов 1996 елдан бирле, аның гомуми хезмәт стажы – 26 ел. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының (Чаллы шәһәре) 9 нчы янгын саклау отрядына хезмәт күрсәтү төркеме инженеры вазыйфасыннан башлый. 2022 елдан ПЧ-54, ПЧ-56 башлыгы булып эшли.

2007 елда Зеленодольск шәһәренә күчеп, дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 13 нче отрядын җитәкли. 2011 елда Радик Ардыханов ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Зеленодольск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

Эчке хезмәт полковнигы I, II һәм III дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре, «Гомуми эшкә керткән өлеше өчен», «Россия ГТХМГА 25 ел» медальләре, Россия ГТХМның «Казанышлары өчен», «Россия ГТХМ академиясенең 75 еллыгы» күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

“Озак еллар намуслы хезмәте һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм бетерүгә керткән өлеше өчен" - Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатындагы сүзләр артында, Радик Ардыханов үзе бүлек хезмәткәрләренең, безнең шәһәрдә һәм районда янгыннарны профилактикалау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хезмәтен алып баручы барлык коллегаларының хезмәтен күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International