POZIS предприятие оешуга 124 ел тулуны билгеләп үтте

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР сәнәгать предприятиеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, «Ростех» Дәүләт Корпорациясенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов хезмәт коллективы адресына җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

- Серго исемендәге Завод - шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең горурлыгы! Бу бердәм коллектив һәм горурланырлык югары квалификацияле белгечләр. Предприятие алдына нинди генә бурычлар куелмасасын, барысы да вакытында һәм сыйфатлы башкарылачак! Сезгә чәчәк ату, бәхет һәм озын гомер телим! – дип, “Серго” хезмәткәрләрен  Михаил Афанасьев котлады.

Чара кысаларында производство алдынгылары бүләкләнде. Предприятие хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International