Бүген Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россия халыкларының мәдәни мирасына йомгак ясады. Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча совет барышында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев доклад белән чыгыш ясады. Ул районда бара торган төрле юнәлештәге эшләр турында сөйләде, аерым алганда, Васильево бистәсендә яшәүче чегән диаспорасы вәкилләре белән алып барыла торган эшләргә тукталып:
- Әйшә урта мәктәбендә чегән җәмгыяте балалары укый. Әлеге диаспора вәкилләре саны - якынча 250 кеше, шуларның 38 баласы мәктәпкә йөри. Укучылар начар укымый, гомуммәктәп чараларында актив катнаша. Педагоглар билгеләп үткәнчә, аларның күбесе талантлы, һәм без киләчәктә чегән ансамбле - иҗат коллективы булдыру мөмкинлеген дә карыйбыз, - диде муниципалитет башлыгы.