21 нче декабрьдә 21 сәгатьтән 22 нче декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2022 елның 22 нче декабрендә Зеленодольск районы территориясендә урыны белән:

- төнлә томан;

- көндез 15-18 м/с тизелегендәге көчле җил, 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күренә торган буран көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Җил көчәя барганда:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз,  җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.

3. Урамда  юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.

6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.

7. Барлык йорттагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.

8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.

Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында  машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.

 Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән,  сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.

Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?

Бик кирәк булганда гына биналардан чыгарга киңәш ителә. Берүзең генә чыкмавың хаерле.  Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машина белән зур юллардан һәм магистральләрдән генә йөрү сорала. Машинадан чыкканда машина яныннан читкә китмәгез. Юлда тукталып калсагыз, арадаш басып алулар белән сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ерактан күренә торган тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны эшләтеп калдырыгыз, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы азрак ачып калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә йөргәндә юнәлешегезне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса буран бетүен көтегез. Әгәр хәлсезләнсәгез, тукталу урыны эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә сак булыгыз, чөнки хавеф  вакытында машиналар, фатирлар, хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң нәрсә эшләргә

Әгәр дә көчле бураннан соң сезнең бинадан чыгу юлы томаланган булса, сак булыгыз, паникасыз мөстәкыйль рәвештә чыгып китү мөмкинлеген ачыклагыз (кул астындагы коралдан һәм булган төрле әйберләрдән файдаланырга тырышыгыз). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең күләмен хәбәр итегез. Әгәр дә кар көртен мөстәкыйль генә җиңә алмасагыз, коткару бүлекләре белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Радионы (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.

Шоферларга

Шоферларга, аеруча ерак араларга сәяхәт итәргә планлаштыручыларга, автомобильнең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәяхәткә китәр алдыннан алдагы көннәргә һава торышын белешеп куегыз. Елның салкын вакытында озакка сузылганчы, машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәтегез ерак юлга чыга торган булса, алдан ук двигательне һәм җылыту приборларын тикшерегез, ягулыкны өстәмә туплагыз. Яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салудан сакланыгыз, чөнки сыйфатсыз ягулык начар хәлгә калдырырга мөмкин. Алдан җылы әйберләр һәм продуктлар туплап куегыз, кәрәзле телефон заряднигын онытмагыз.

Һава тутыру насосын, тарттыру тросын, ачкычлар һәм домкратларның булуын тикшерегез.

Багажникка «прикуривания» кабелен салырга да онытмагыз. Әгәр мөмкинлек булса, батарей белән эшләүче кабызу җайланмаларын да кулланыгыз.

Ашыгыч ярдәм комплекты

Аварийный комплектта түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядка һәм запас батарея, җылы кием һәм одеяллар, пыяладан кар һәм бозны кырып төшерү җайланмасы, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итү өчен кечкенә көрәк, кул фонаре һәм батареялар комплекты, дарулар тартмасы, ризык һәм эчемлек, балта һәм пычкы, «коры кабызгыч”, кечкенә мич һәм котелок.

Ачыкланган маршрутны һәм килү вакытыгызны хәбәр итегез

Сәяхәт алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга билгеле маршрутны һәм кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын сизелерлек тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, туктап калган урынның аерым билгеләрен, автомашинадагы кеше санын, яшен, авырулар бармы, балалар, һичшиксез, үз һәм якыннарының элемтә телефоннарын күрсәтергә кирәк. Телефондагы батарейны саклау өчен чаралар күрү зарур.

Әгәр дә трассада машинагыз ватылып калса

Машина алдында һәм аның артына кисәтүче билгеләр куегыз. Бу киселгән агач яки аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр дә машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газыннан агуланмау өчен пыяла ачылырга тиеш. Озак тукталып торганда яки төнлә агулы газлар ачык тәрәзәдн кабина эченә кермәсен өчен машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үзегезнең куркынычсызлыгыгыз өчен җил юнәлешен дә вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук, янган газларны чыгару торбасының кар көртләре белән томаланмавын тикшереп торырга кирәк. Әгәр дә машина ватылса, курыкмагыз, «101» ашыгыч ярдәм хезмәтенең бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу координаталарын күрсәтегез. Яктылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез. Утын тупларга тырышыгыз, алар булмаганда яну материалларын яндырырга мөмкин - алар гадәттә шактый.

Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International