Комбинат БРКХдә озак дәваланучы балаларны Яңа ел белән котлады.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы "Гаилә бергә" хәйрия фондының бушлай гаилә йортында яшәүче балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырды. Бүген биредә ата-аналар белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр һәм озак дәваланучы 24 бала бар.
Балалар өчен Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән кызыклы Яңа ел программасы оештырылды. Балалар конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр һәм җырладылар. Программаның иң кызыклы өлеше тылсымчының Яңа ел тылсымы элементлары белән якты һәм мавыктыргыч фокуслар күрсәтүе булды.
Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге, ә ата — аналар-предприятиедән сөт продуктлары алды. Шулай ук, Гаилә йорты җитәкчелеге үтенече буенча ЗСК су фильтрлау өчен картриджлар җыелмасы бүләк итте.
- Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына пациентлар өчен яңа ел бәйрәмен оештырган өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Сез биргән хисләр балаларның психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, бу аларның дәвалау процессына тәэсир итә һәм тизрәк тернәкләнүләренә ярдәм итә ала, -дип рәхмәт хисләре белән «Гаилә бергә» хәйрия фонды директоры Юлия Маркова уртаклашты.