Яңа паркка җирле халык һәм мактаулы кунаклар җыелды. Алар арасында, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Майский» Теплица комбинаты директоры Илшат Ганиев һәм «Ак Барс» кошчылык комплексы директоры Сергей Андреев та бар иде.
- Сезне Осиново төп чыршысында сәламләвемә шатмын! Җирлектә балалар уйный һәм олылар йөри ала торган парк булдырылуына мин бик шат. Без Рөстәм Нургали улы Миңнехановка районыбыз катнашкан иҗтимагый киңлекләр булдыру проектын хуплавы өчен рәхмәтлебез.
Осиновода күп нәрсә булдырыла, мәсәлән, ул универсаль спорт залы, Карпов исемендәге лицей. Хәзер күп профильле поликлиниканы актив төзү бара һәм Гыйматдинов исемендәге мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, сәнгать мәктәбе проектлана. Без күп фатирлы йортларны ремонтлауны дәвам итәчәкбез, «Безнең ишегалды» программасында катнашачакбыз, төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашырачакбыз.
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, матурлык һәм яхшылык телим! – дип, осиноволыларны Михаил Афанасьев котлады.
«Белогорье» ҖЧҖ директоры Илфат Ибәтуллин парк төзегән өчен район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Халык театральләштерелгән программа, хореографик һәм вокаль номерлардан ләззәт алды, бергәләп чыршы утын кабыздылар һәм зур әйлән-бәйлән әйләнешендә катнаштылар.