Татарстанда торак төзелеше өчен яңа участоклар ачылды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Росреестрның планлы эше нәтиҗәсендә "Төзелеш өчен җир" проекты кысаларында агымдагы елның декабрендә торак төзелеше өчен яраклы тагын 20 яңа җир участогы ачыкланды. Безнең төбәктә барлыгы 120 гектардан артык мәйданда 72 шундый участок бар.

Быел Питрәч муниципаль районында гына да әлеге сервис ярдәмендә торак төзелешенә 20 участок җәлеп ителгән. Ел ахырына катнашкан участокларның гомуми саны 245 гектарга якын мәйданда 51 иде. Шуларның 44 участогы - индивидуаль торак төзелеше өчен, 7се-күпфатирлы йортлар төзү өчен.

 

Ачыкланган 72 җир кишәрлеге турындагы мәгълүмат Росреестр тарафыннан «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында эшләнгән «Төзелеш өчен җир» гавами кадастр картасы сервисында бар.  Җир кишәрлекләренең күп өлеше (34) Татарстан Республикасының Питрәч районында урнашкан. Шулай ук, Түбән Кама, Арча, Аксубай, Актаныш, Зеленодольск, Нурлат, Кукмара, Әгерҗе, Кама Тамагы һәм Тәтеш, Алабуга, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә участоклар бар.

«Төзелеш өчен җир» сервисы ярдәмендә кулланучылар тиз арада тиешле җир участогын таба һәм аның турында тулы мәгълүмат ала алачаклар, шулай ук, аны җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итеп сатып алалар. Моннан тыш, циффрлы ресурс инвесторларга һәм төзүчеләргә үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, төзелеш һәм инвестицияләр күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Киләчәктә әлеге сервис "Милли пространство мәгълүматлары системасы» бердәм циффрлы платформага интеграцияләнәчәк, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.

Торак төзелеше өчен әйләнешкә кертү потенциалы булган җир участокларын һәм территорияләрен эзләү өчен гавами кадастр картасы сайтына керергә, «участок» - «торак төзелеше» бүлеген сайларга һәм эзләү юлына регион номерын, ике почмаклы һәм йолдызчыкны (бушлыкларсыз) язарга кирәк. Мәсәлән, Татарстанда бу “16:*" торак төзелеше өчен әйләнешкә кертү потенциалы булган җир участогы яки территориясе белән бәйле мөрәҗәгатьне булдыру өчен, тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендә «мөрәҗәгать итү» сылтамасына басарга кирәк.

 

Тэги: #росреестр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International