Мактаулы кунаклар арасында - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев бар иде.
- "Ак Барс" корпорациясе бербөтен булып эшли. 2022 ел район өчен дә, корпорация өчен дә уңышлы ел булды: яхшы күрсәткечләр, зур динамик үсеш һәм алдагы зур планнар. Без сезнең белән горурланабыз һәм уртак җиңүләр булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез! – дип, корпорация хезмәткәрләрен Михаил Афанасьев котлады.
Кунаклар корпорациянең 2022 елда башкарылган эшләре турында докладлар тыңладылар, иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды.
Зеленодольск районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Күкрәк билгеләре белән:
- “Ак Барс" СК Генераль директоры Ренат Мистахов;
- икътисади, мәгълүмати куркынычсызлык һәм режим буенча Генераль директор урынбасары Игорь Белоусов;
- җитештерү - аналитика департаментының планлаштыру буенча әйдәп баручы инженеры Альбина Панкова;
- тышкы кооперация буенча Генераль директор урынбасары Александр Емилюшин;
- ТР Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты ярдәмчесе Мария Терентьева бүләкләнделәр.