27 декабрьдә 17 сәгатьтән 28 декабрьнең 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең начарлануы турында кисәтү

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

2022 елның 28 декабрендә көн ахырында һәм кич белән Зеленодольск районы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.

Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.

 Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән, сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымы буенча гына барыгыз. Яктылыкны кире кайтаручы жилетлар киегез яки киемнәрегезгә аерым элементларын беркетегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International