Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, саклау шартлары һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(800)5554943 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча кулланучылар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Зеленодольск районы Территориаль бүлегенә дүшәмбе –пәнҗешәмбе (09.00-16.00 сәг.), җомга (09.00-15.45 сәг. тәнәфес- 12.00-12.45 сәг.) көннәрендә 8(84371) 5-63-05 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.