«Ак Барс» холдинг компаниясе Генераль директоры Иван Егоров «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүләкне муниципалитет башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев тапшырды.

2022 ел дәвамында корпорациянең җитештерү куәтләрендә төзелешнең төрле этапларында 40тан артык кораб һәм төрле класслы суднолар җитештерелгән. Россиядә беренче водород ягулыгында инновацион судно төзү проектын гамәлгә ашыруга старт бирелде.

 Ел дәвамында “Ак Барс” судно төзү корпорациясе" Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск районы тормышында актив катнаша: шәһәр чараларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итә, хәйрия акцияләрендә катнаша, районның күп балалы гаиләләренә, уку йортларына, дини оешмаларга ярдәм кулы суза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International