Премиянең максаты - иҗат, спорт, медиа, җитештерү, җәмәгать һәм волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендә аерым казанышлары булган Зеленодольск районының актив яшьләрен билгеләп үтү.
Быел 5 номинациядә – «Ел җәмәгать эшлеклесе», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Хезмәт батыры», «Медиа лидер» номинацияләрендә 17 кеше җиңүче булды.
Бүләкләү тантанасы алдыннан ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйковка “Без Бергә" интенсивы кысаларында 13 яшьләр проектын тәкъдир иттеләр.