Республика халкы мондый хаталарны төзәтү турында белдерүләрне ала башлады.
Быел Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында тотыла торган реестр хаталарын төзәтү турында 9 меңгә якын карар җибәрде.
Реестр хаталарын ачыклау һәм төзәтү буенча комплекслы эш Росреестр тарафыннан «Милли пространство мәгълүматлары системасы» Дәүләт программасы кысаларында алып барыла һәм күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларда тарихи тупланган хаталар күләменә карап, илнең барлык субъектларында да гамәлгә ашырыла.
Игътибар өчен.
Реестр хатасы – ул ЕГРНда күчемсез милек объектына карата булган дөрес булмаган мәгълүматларның булуы. Иң еш очрый торган реестр хатасы дип җир кишәрлегенең характерлы нокталары координаталарын билгеләүдә төгәлсезлекләрне атарга мөмкин, алар аны күчерүгә һәм башка җир кишәрлекләренә салуга китерә.
Ведомствода аңлатуларынча, сүз элек билгеләнгән таләпләр нигезендә исәпкә куелган объектларга карата ачыкланган реестр хаталарын төзәтү турында бара. Еш кына мондый хаталар кадастр эшләрен башкарганда җибәрелгән хаталар яки Росреестрга башка затлар яки органнар тарафыннан җибәрелгән документлардагы хаталар аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта кадастр эшләрен уздыруның заманча методларын кулланганда хаталар булу минимальләштерелгән.
Татарстан Росреестры реестр хаталарын ачыклаганда аны бетерү кирәклеге турында карар әзерли һәм кызыксынган затларга җибәрә. Өч айдан соң Татарстан Росреестры җир кишәрлегенең чикләре һәм мәйданы турындагы ЕГРН мәгълүматларына мөстәкыйль үзгәрешләр кертә, шул ук вакытта, хокук иясенең ризалыгы таләп ителми.
"Реестр хаталары-күптәнге проблема, ул җир участоклары чикләрен кисүдә/каплауда яки күчемсез милек объектының мәйданын дөрес күрсәтмәүдә чагыла. Ул дөрес булмаган салым җыюга яки милек операцияләрендә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Аны төзәтер өчен, күчемсез милек милекчеләренә үз хисабына, мәсәлән, кадастр инженерлары яки башка оешмалар җибәргән реестр хаталарын төзәтү буенча кабат кадастр эшләрен башкарырга, ә аны төзәтә алмаган очракта – үз хокукларын суд тәртибендә якларга туры килде. Хәзер исә, дәүләт программасы ярдәмендә, милекчеләрнең өстәмә финанс чыгымнарыннан башка, хаталарны төзәтү буенча системалы эш оештырылды. Быел, мәсәлән, 6,5 меңнән артык шундый хата төзәтелде", - дип шәрехли Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Нияз Галиәкбәров.