Бүген Олы Ходяш авылында «Сәламәтлек саклау» беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа ФАПны ачу тантанасы булды. Ачылышта Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты. Бу вакыйга җирле халык өчен яңа елга бик яхшы бүләк булды.
Объект тулысынча файдалануга әзер – барлык коммуникацияләр тоташтырылган һәм медицина җиһазлары урнаштырылган. Яңа ФАПка Олы Ходяш, кече Ходяш, Ходяш, Луговой һәм Бритвино авыллары беркетелгән-барлыгы 240 тан артык кеше ярдәм алачак.