Раифа монастыре килүчеләр саны буенча рекорд куя

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа елның 4 көнендә генә дә бирегә 50 меңнән артык турист килгән.

1-8 гыйнварда Раифа Богородица монастыре территориясендә «Боз һәм Ут» Раштуа кар һәм боз сыннары фестивале уза.

- Изге йорт ел саен Раштуа бәйрәменә әверелә. Скульптуралар ясау өстендә чын осталар эшли, алар, һичшиксез, һәр штрихка, бозга үзләренең җан җылысын, яктылык һәм изгелек салалар. Бу кешеләрне җәлеп итә торган яктылык, - ди Зеленодольский районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Монастырьга килергә теләүчеләр шулкадәр күп ки, пик вакытында туристик автобуслар һәм автомобильләр чираты Раифа борылышыннан ук башлана.

7 гыйнварда Христос Раштуасы бәйрәмендә 13:00 сәгатьтә “Боз һәм Ут" фестиваленең тантаналы ачылышы узачак. Анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International