2023 елның 6 нчы гыйнварында 18 сәгатьтән 7 нче гыйнварның 18 сәгатенә кадәр табигать торышының начарлануы турында кисәтү

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

2023 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы төнлә -27..-32, урыны белән -36, көндез -23..-28˚ көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Өшүдән һәм суыклардан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларга, йорт хайваннарына урамда озак тормаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.

Өшүне тудыручы төп куркыныч факторлар: тәнгә ябышып торган һәм дымлы кием, кысрык аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр, шулай ук зәгыйфьлек һәм артык эшләп ару. Өшүдән саклану өчен калын киемнәр киегез – кием катламнары җылыны тоталар, аяк киемнәрегездә җылы аяк табанчаларын кулланыгыз һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны сеңдерәләр, аякларыгызны коры калдыралар, җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз, даими актив хәрәкәт итәргә тырышыгыз.

Көчле салкыннарда ерак сәфәрләр һәм сәяхәтләргә чыкмау яхшырак. Автомобильнең механизмнарында проблемалар һәм шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы кискен арта. Шоферларга үз иминлекләрен дә истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы тупларга.

Автомобильдә барганда начар күренү шартлары булганда хәрәкәт вакытында артык тизлекне арттырудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Кискен тормоздан сакланыгыз: кирәк булса, машинаны шома гына тормозга басып туктатырга кирәк. Тормоз педалына берничә тапкыр басып алыгыз, шулай итеп сез артта килгән машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал биргән булырсыз.

Мөмкин булса, юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Өшегендә  беренче ярдәм:

Әгәр дә бу өшү булса - тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшү куркыныч тудырса - шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Медицина ярдәме күрсәтеп булмаса, өлешчә яки күпчелек урынның  өшүе булганда нәрсә эшләргә?

- Зыян күрүченең киемнәрен алыштырыгыз. Дымланган киемнәрне алып, аны җылы юрганга яки одеялларга төрегез. Зыян күргән тән участогына кагылырга ярамый!

- Су җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0 С. булырга тиеш, әгәр термометр булмаса, кулыгызның терсәген тыгып карагыз. Әгәр дә кайнар булмаса - температура дөрес була. Өшегән урынны суга батырыгыз һәм тире алсу һәм сизгерлеге кайтканчы суда тотыгыз. Зыян күргән урын савыт-саба стеналары белән элемтәгә керергә тиеш түгел.  Бите яки колаклары өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда дымлатыгыз һәм акрын гына басыгыз).

- Киптерегез һәм җылы итеп төрегез.  Тире кипкәч, өшегән урынны чиста чүпрәк белән урагыз.  Әгәр ул аяк яки кул икән, һәр бармакны урап алырга яки өшегән урынга, инфекция зарарланган тире аша үтеп кермәсен өчен, бармаклар арасына мамык шарлар куярга кирәк.

- Сыеклык күп итеп эчәргә киңәш ителә. Алкогольдән тыелыгыз бары җылы эчемлекләр генә рөхсәт ителә. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

- Авыртудан дарулар кулланыгыз. Аспирин яки ибупрофен авыртудан арынырга ярдәм итәр һәм кан әйләнешен яхшыртыр.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

- беркайчан да начар электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык эшләтмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Онытма: ут үзеннән-үзе булмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүләре. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм үз гамәлләрен контрольдә тотуын югалта, өстәвенә, башка кешенең тормышы өчен бернинди дә җаваплылык тота алмый.

Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә  шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International