Зеленодольскийда ел саен үткәрелә торган Михаил Афанасьев призына "Йолдызлы" чаңгы ярышы узды

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

Стартта катнашучылар һәм кунаклар арасында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЗМР чаңгы ярышлары Федерациясе рәисе Дмитрий Грузков һәм «Маяк» СК директоры Евгений Белов бар иде.

 

- Без "Йолдызлы" чаңгы ярышын унынчы ел рәттән уздырабыз, ул безнең өчен традициягә әверелде. Зеленодольск һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтүче спорт шәһәре булды һәм шулай булып кала да. Бүген безнең арада танылган якташларыбыз - Анастасия Доценко һәм Андрей Льков, без алар белән горурланабыз һәм алар үрнәгендә яшьләрне тәрбиялибез. Барлык спортчыларга да уңышлар телим! –дип, ярышта катнашучыларны муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

        Салкыннарга карамастан, чаңгы трассасында бөтен республикадан йөздән артык спортчы - чаңгы спортын яратучылар һәм чын профессионаллар очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International