Бүген Раштуа бәйрәмендә Раифадагы Богородицкий монастыре кунакларны Боз һәм Кар сәнгате белән каршы алды. 1 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр биредә «Боз һәм Ут» фестивале уза.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Лавров изге урынның матурлыкларына сокланырга килделәр, РФ Федераль Җыенының мәдәният буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Елена Ямпольская, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар да катнашты.
Көннәрнең суык булуына карамастан, монастырь территориясендә, традиция буенча, меңләгән туристлар килде.
- Ходай безгә бүген чын рус кышын бирде, Раштуа бәйрәмендә йөрәкләребезне җылыткан кешеләргә рәхмәт белдерәбез, - диде владыка.
Боз шәһәрчеген йөреп чыкканнан соң, фестивальнең иң яхшы скульпторларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.