2023 елның 6-11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булган аномаль-салкын һава торышы көтелә.
6 гыйнварда көнбатыш районнарда төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -19..-24, максималь көндез -17..-22˚.
7-10 гыйнварда республикада төнлә һава температурасы, иртән -25 кә кадәр, аязганда,..-32, -37 гә кадәр, көндез -23..-28˚ ка кадәр төшәчәк.
11 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28, аязганда -32, көндез -14..-19˚булуы көтелә.
Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.