27 ел элек Васильевода танылган рәссам Константин Васильев йорты-музее ачылды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

1996 елның 10 гыйнварында Ленин урамында рәссам яшәгән йортта музей ачыла. 27 ел дәвамында аның бүлмәләре сәнгать тарихына кагылырга теләгән кунаклар, туристлар белән тулып торды.

Җитәкчелекне 90 нчы елларда Ирина Кузнецова үз өстенә ала. Ул шунда ук халыктан материаллар, истәлекләр, рәссам әсәрләре җыюны җәелдереп җибәрә. Бистә халкы белән тыгыз элемтәдә тору музейны экспонатлар белән тулыландыруда гына ярдәм итми, ә Васильево халкы һәм кунаклары өчен яраткан урынга әйләнүгә мөмкинлек бирде.

Аның хәзерге директоры - Марина Антонова һәм аның командасы бистә һәм Зеленодольск районының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ә музейның үзен, республика ярдәме белән, тиздән реставрация көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International