Зеленодольск районы халкы түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ДКУ «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 20 нче гыйнварында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы, 41а йорты адресы буенча Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра.

Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашачак.

Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча 8(84371) 4-30-11 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International