14 нче гыйнварда Татарстан башкаласының «Ак Барс» көрәш сараенда ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе — татар эстрадасы артистлары чыгышы белән концерт тамашасы, шулай ук көрәш буенча ярышлар узачак.
Быел җиденче тапкыр уздырыла торган чараны оештыручылар форматны саклап калып, гаҗәеп спорт-музыкаль шоу әзерләү турында карар кабул иттеләр. «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен Сабантуй батырлары, профессиональ спортчылар, көрәш буенча Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе регионнарыннан «Манзара» премиясе таләпләре буенча сайлап алынган беренче сыйныфлы көрәшчеләр көч сынашачак.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясенә билетлар сатудан кергән акчаларның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм сыйфатында җибәреләчәк.