Физик затлар өчен – 5,7 тапкыр, юридик затлар өчен - 22 тапкыр!
Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан РФ НК 333.33 маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керде, алар ЕГРНда теркәлгән аренда килешүен үзгәртү яки өзү турында килешүне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы күләмен киметте. Әлеге инициатива Росреестрның турыдан-туры катнашында кешеләр һәм бизнес мәнфәгатьләрендә эшләнгән.
Хәзер әлеге теркәү гамәлләре өчен дәүләт пошлинасы физик затлар өчен 350 сум (2000 урынына), компанияләр өчен – 1000 сум (22000 урынына) тәшкил итә.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова шәрехләп узганча, дәүләт пошлинасын киметү эшмәкәрлек һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә нигезсез чыгымнарны бетерергә мөмкинлек бирәчәк, хокук куллану практикасын камилләштерәчәк. 2021 елда Петербург халыкара икътисадый форумы барышында аренда килешүләренә төзәтмәләр кертелгәндә һәм өзелгәндә артык югары пошлина турындагы мәсьәлә күтәрелде. Ул вакытта бизнес - бергәлек вәкилләре Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр өстәмә килешүләр рәсмиләштергәндә дәүләт пошлинасының сизелерлек артуына китерде, дип билгеләп үтте.
Күчемсез милекне арендага алу буенча килешүләрне теркәү өчен дәүләт пошлинасы күләме элеккечә калды: гражданнар өчен 2000 сум һәм оешмалар өчен 22000 сум.