Зеленодольск шәһәре прокуроры вазыйфасына юстиция өлкән киңәшчесе Дмитрий Николаевич Ерпелев билгеләнде

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

1971 елның 4 апрелендә Казан шәһәрендә туган. 1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының «Хокук белеме» белгечлеге буенча юридик факультетын тәмамлый.

Прокуратура органнарында хезмәтне 1993 елда 9351 х/ч прокурор ярдәмчесе вазифасында башлый.

1993-2000 елларда- Казан шәһәренең, 9351 х\ч прокурор ярдәмчесе,

 

2000-2001 елларда - 9351 х/ч прокурорның өлкән ярдәмчесе.

2001-2002 елларда - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе.

2002-2010 елларда - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры урынбасары.

2010 елда - Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры урынбасары.

2010 елдан 2014 елга кадәр - Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районы прокуроры урынбасары.

2014 елдан 2018 елга кадәр - Татарстан Республикасының махсус режим объектларында законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры.

2018 елдан 2023 елга кадәр - Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре прокуроры.

      Ул Россия Федерациясе Генераль прокурорының Рәхмәт хаты (1996), Россия Федерациясе Генераль прокурорының кыйммәтле бүләге (2012), «Кимчелексез хезмәт өчен» күкрәк билгесе (2016) белән бүләкләнгән.

      Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән җитәкчене шәһәр прокуратурасы коллективына һәм Зеленодольск муниципаль районы активына тәкъдим итте.

       Элегрәк Зеленодольск шәһәре прокуроры вазыйфасын башкарган Сергей Егоров тиешле елларын эшләгәннән соң отставкага китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International