Грипп вирусы кешедән кешегә җиңел тарала һәм төрле авырлыктагы сулыш авыруларына китерә. Авыру симптомнары гадәти (сезонлы) ОРВИ симптомнарына охшаш. Авыруның авырлыгы берничә факторга, шул исәптән организмның гомуми торышына һәм яшенә бәйле.
Авыруга тиз бирешүчеләр: олы кешеләр, кечкенә балалар, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулардан (астма, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары) һәм иммунитет бозылган кешеләр.
Кагыйдә 1. ЮЫГЫЗ
Кулларыгызны сабын белән еш юыгыз.
Көнкүреш югычларын кулланып өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Кул гигиенасы - грипп таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юу микробларны бетерә һәм юк итә. Әгәр дә кулларыгызны сабын белән юа алмасагыз спиртлы сыекчалар яки дезинфекцияләү матдәләреннән кулланыгыз.
Өслекләрне чистарту һәм даими дезинфекцияләү (өстәлләр, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) вирусны бетерә һәм юк итә.
Кагыйдә 2. ДИСТАНЦИЯНЕ ҺӘМ ЭТИКЕТНЫ САКЛАГЫЗ
Авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдә тормагыз. Авырулардан ким дигәндә 1 метр ераклыкны саклагыз.
Сәяхәтләрдән һәм кеше күп булган урыннардан сакланыгыз.
Йөткергәндә яки төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны яулык белән каплагыз.
Куллар белән күз, борын яки авызга кагылмагыз. Грипп вирусы бу юллардан еш тарала.
Җәмәгать урыннарында төкермәгез.
Авыру куркынычын киметү өчен битлек киегез яки башка кул астындагы саклагычларны кулланыгыз.
Вирус авыру кешедән сәламәт кешегә сулыш-тын юллары аша (төчкергәндә, йөткергәндә) җиңел тарала, шуңа күрә авырулардан кимендә 1 метр ераклыкны сакларга кирәк. Йөткергәндә, төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулыклар белән капларга, аларны кулланганнан соң ташларга кирәк.
3 нче кагыйдә. СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ АЛЫП БАРЫГЫЗ
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торуын арттыра. Сәламәт режимны саклагыз, шул исәптән тулы йокы, протеиннарга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай азык куллану, физик активлык.
Кагыйдә 4. ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӘВАЛАУ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНМӘ.
Әгәр дә сез авырсагыз, өйдә калыгыз һәм ашыгыч табибка мөрәҗәгать итегез.
Табиб боерыгын үтәгез, өйдә калыгыз һәм мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчегез.
Кеше күп булган урыннардан сакланыгыз. Инфекция таралу куркынычын киметү өчен гигиена маскасы киегез.
Төчкергәндә яки йөткергәндә авызыгызны һәм борыныгызны яулык белән каплагыз. Кулларыгызны сабын белән мөмкин кадәр еш юыгыз.
Кагыйдә 5. АВЫРУНЫ АЕРЫГЫЗ
Әгәр туганыгыз яки балагыз авырса, пациентка өйдәге аерым бүлмә бирегез. Әгәр бу мөмкин булмаса, авырудан ким дигәндә 1 метр ераклыкны саклагыз.
Авыру һәм якыннар, аеруча балалар, картлар һәм хроник авырулардан интегүчеләр арасында элемтәне минимумга кадәр чикләгез.
Бүлмәне еш җилләтегез.
Көнкүреш югычлары белән мөмкин кадәр еш юыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Кулларыгызны сабын белән еш юыгыз.
Авыруны карап торганда, авызыгызны һәм борыныгызны битлек яки башка саклагыч чаралар (яулык, шарф һ.б.) белән каплагыз.
Бер гаилә әгъзасы гына авыру турында кайгыртырга тиеш.
Ничек битлекне дөрес киеп була?
- битлек битне ныклап ябарга, авызны һәм борынны капларга, ачык урыннар калырга тиеш түгел;
- битлеккә кагылмаска тырышыгыз, әгәр сез аңа кагылсагыз, кулларыгызны сабын һәм спирт белән яхшылап юыгыз;
- дымлы яки дымланган битлекне яңа, коры маскага алыштырырга кирәк;
- масканы кабаттан кулланмагыз;
- бер тапкыр кулланыла торган битлекне шунда ук чүплеккә ташларга кирәк.