Чара ел саен «муниципаль контроль» программасы кысаларында үткәрелә.
Зеленодольск ПАТпысы, ЗМР Башкарма комитеты белән берлектә, рейс маршрутларына иң югары вакытта чыга һәм автобусларда йөрүче кешеләр санын, шулай ук хәрәкәт интервалын күзәтә.
Шәһәр маршрутларының күп өлеше хәрәкәтне Колхоз базарыннан башлый, шуңа күрә, тикшерү монда үткәрелде. Хәрәкәт интервалы ун минуттан артмаска тиеш, тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 нче маршрут интервалы 4 минут, 6 нчы маршрутта - 7 минут, калган маршрутлар билгеләнгән вакыт буенча бардылар.
Шушы көннәрдә җитәкчелек юл йөрү бәясен күтәрү турындагы хәбәрне игълан итте, бу халыкта күп сораулар тудырды.
- Арту һәрвакыт акрынлап бара, шул исәптән ягулык чыгымнары, автобусларга хезмәт күрсәтү белән бәйле. Быел автопаркны яңарту, аерым алганда, 6 нчы маршрутка яңа, зуррак автобуслар сатып алу планлаштырыла, - дип билгеләп үтә ПАТП җитәкчесе Дмитрий Грузков.