1. “Кракен" нәрсә ул?
1.5. XBB варианты ("кракен”) - «Омикрон» ның "рекомбинант" варианты.
2. 1.5 XBB варианты "Омикрон" вариантларыннан нәрсәсе белән аерылып тора?
Вирус өчен мутациянең “уңышлы" булуы аркасында, аның таралу тизлеге барлык штаммнарга караганда күпкә югарырак.
3. "Кракен" нәрсә белән куркыныч?
Булган мәгълүматлар буенча, коронавирусның бу варианты үлемгә китерми һәм башкаларга караганда авыр түгел. Ләкин ул йогышлы һәм тиз тарала.
4. Ничек тапшырыла?
Башка ОРВИ вируслары кебек үк – һава һәм тын юллары аша.
5. Кемнәр риск төркеменә керә?
Башка штаммнар кебек, беренче чиратта 1.5. XBB варианты кешелекнең зәгыйфь катламнарына: балаларга, өлкәннәргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә кагыла.
6. Россиядә «кракен» барлыкка килү ихтималы нинди?
Хәзерге вакытта 1.5. XBB очраклары безнең илдә теркәлмәгән. Тик башка штаммнар кебек үк, "кракен” да РФдә дә барлыкка килергә мөмкин, чөнки чикләр ачык, самолетлар оча, кешеләр актив хәрәкәт итә һәм вируслар алмашып тора.
7. Ничек сакланырга?
Коронавирус өчен билгеле бер иммун саклану хәзерге вакытта һәр кешедә диярлек бар. Шуңа күрә яңа штаммнардан курыкмаска кирәк, ләкин һәркемгә билгеле булган шәхси санитария куркынычсызлыгы чараларын үтәүне дәвам итү мөһим.
* Роспотребнадзор эпидемиология ҮБК тарафыннан бирелгән материаллар буенча әзерләнде.