"Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Басма матбугат - махсус массакүләм мәгълүмат чараларының аерым төре. Текстка чумып үз уйларың белән ялгыз калырга мөмикнлек бирә. Яңа басылган газетаның исе балачактан таныш. Ул вакытта без газета-журналларны почта аша яздырып, һәр нөсхәне кадерләп сакладык, вакыт-вакыт иң кызыклы мәкаләләрне кабат укып чыга идек.
Һәм бүген дә минем эш өстәлемдә һәрвакыт Россия матбугатыннан алып, җирле басмаларга кадәр - «Зеленодольская правда», «Зеленый Доль», «Яшел Үзән» газеталары һәм журналлары бар.
Редакция хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, рәхмәтле укучылар һәм югары рейтинглар телим!"
Зеленодольск муниципаль районы башлыгы,
Зеленодольск шәһәре мэры
М. П. Афанасьев