Роспотребнадзорның Зеленодольск бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге 2023 елның 18 нче гыйнварында сәгать 10.00 дән 16.00 гә кадәр эшкуарларга, үз компетенциясе кысаларында, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.

Эшмәкәрләрне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү алдан язылу буенча Зеленодольск территориаль бүлегендә (Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 24 нче йорт) 5-62-07 телефоны буенча (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) башкарылачак, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да бирергә кирәк.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - ялгышлардан саклануның иң уңай ысулы!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә көтәбез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International