Хорафат җомга көне - 13 нче гыйнвар һәм Иске Яңа ел 2023 елның беренче эш атнасын тәмамлый. Иске Яңа ел бездә ел саны үзгәрү сәбәпле барлыкка килгән һәм асылда үткәрелә торган мөстәкыйль бәйрәм түгел. Гадәттәгечә, ул чиркәү әһелләре 7 нче гыйнварда Юлиан календаре буенча Раштуаны бәйрәм итә торган илләрдә билгеләп үтелә. Шуңа күрә бу календарь буенча Яңа ел җитү датасы 14 нче гыйнварга туры килә. Иң матур өстәл корган кеше ел буе бәхетле булыр дигән ышану булган.
Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор бәйрәм көннәрендә азыктан агулануны әзер ризыклар – майонез һәм каймак белән тутырылган күп компонентлы салатлар, крем белән кондитер эшләнмәләре, туралган ит ризыклары һәм яшелчәләр китереп чыгаруы турында кисәтә, чөнки аларның өслегендә эчәк инфекцияләрен кузгатучылар кала.
Каникуллар һәм ял көннәре сәламәтлек проблемалары (азыктан агулану) белән бозылмасын өчен, Роспотребнадзор гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
1. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: ашар алдыннан һәм пешергәнче кулларыгызны һәм ризыкларыгызны юыгыз. Йомырканы ватканчы, аны башта сабын белән юыгыз.
2. Пычакларны һәм кисү такталарының өслекләрен яхшылап юыгыз. Кухня өчен берничә кисү тактасы сатып алыгыз. Яшелчәләр, җиләк – җимешләр өчен аерым такта, икмәк, сыр һәм колбаса өчен икенчене, ит һәм балыкларны өченчесендә кисегез.
3. Итне пешерер алдынан гына эретегез.
4. Балыкны һәм итне тулысынча пешергәнче кыздырыгыз. Чи яки ярым чи ит, балык һәм йомырка ашамагыз.
5. Сезне шикләндергән ризыкларны ашамагыз (начар ис, искергән булса, сәер тәм тойсагыз). Суыткычта бозылган ризыклар булмасын өчен сак булыгыз.
6. Күп ризык пешермәгез. Суыткычта әзерләнгән ризыкларны 3 көннән артык сакламагыз.
7. Суыткычтагы ризыкларны дөрес күршелектә саклагыз. Суыткычның бер үк бүлмәсендә чи ит һәм балыкны әзер ризыклар белән бергә сакламагыз.
8. Бозылган яки күпергән консерв савытларыннан продуктлар ашамагыз.
9. Әгәр дә савытларында изелгән урыннар булса, мондый консерваларны сатып алмагыз.
10. Гөмбәне100% ышансагыз гына ашагыз.
11. Яшел бәрәңге ашарга ярамый. Бәрәңгенең күзләре чыккан булса, яхшылап чистартырга кирәк.
12. Әгәр дә балыклар уылдык чәчү чорында тотылса, аларның уылдыкларын ашамагыз, чөнки бу чорда балыклар агу чыгаралар.
13. Пластмасс, бакыр яки тырналган эмаль савытта ризыкны саклауга калдырмагыз.
14. Азык-төлек сатып алганда, пакетның бөтенлегенә, җитештерү датасына һәм саклау вакытына игътибар итегез. Пакетта күрсәтелгән продуктларны җитештерүче тәкъдимнәре буенча саклагыз.
Бу катлаулы булмаган профилактик чараларны үтәү сәламәтлекне һәм тормышны сакларга ярдәм итәчәк. Исән булыгыз!