Зеленодольскнең 7 нче мәктәбендә «Сыйныф дуслыгы серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы узды

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Шәһәр һәм районның 8 мәктәбеннән мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагогларның уртак командалары үзләренең иҗади, креатив сәләтләрен, артистлыкларын һәм бердәм булуларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләр түбәндәге мәктәпләр булдылар:

1 урын – 10 нчы гимназия командасы;

2 урынны 7 нче мәктәп һәм 1 нче лицей командалары бүлеште, ә 9 нчы лицей һәм 2 нче Васильево мәктәбе командалары бронза медаль яулады.

4 нче мәктәп командасына «Иң уңай класс» номинациясе, 14 нче лицейга — «Иң актив сыйныф», 17 нче мәктәпкә — «Иң креатив сыйныф” номинациясе бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International