Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча куелган.
«Максима» циффрлы флюорографы үз срогын хезмәт иткән элеккеге аппаратны алыштырачак.
- Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча флюорографтан тыш, без «Маммо-РПц» маммография аппаратын һәм «РЕНЕКС - РЦ» циффрлы рентген комплексын алдык, - дип тәгаенләде Васильево хастаханәсенең рентгенология бүлеге мөдире Ольга Андрамонова. - Өстәвенә, бездә маммограф юк иде.
2022 елның 1 декабреннән маммограммада 43 кеше тикшеренү узды, 172 сурәт төшерелде. Васильево, Осиново, Раифа, Олы Ключи, Әйшә, Октябрьский һәм башка торак пунктларда яшәүчеләргә Зеленодольск шәһәренә сәламәтлекләрен тикшерү өчен барырга кирәк булмаячак.
Барлык яңа диагностик җиһазлар Россиядә җитештерелгән.
Васильево хастаханәсендә 42 меңнән артык кеше медицина ярдәме ала.