Татарстан Росреестры мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итә

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Быел Татарстан Росреестры кайнар линия телефоны эшен дәвам итә, шулай ук мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләре өчен исәпкә алу-теркәү чараларын тизләтелгән рәвештә уздыра.

 

Татарстан Росреестры искәртеп узганча, күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләрне мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына көн саен (шимбә һәм якшәмбедән тыш) 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Кайнар линия телефоны буенча (843) 255 25 71 алырга мөмкин.

Шулай ук, узган елның октябреннән Татарстан Росреестры мобилизацияләнгән һәм аларның якын туганнары өчен исәпкә алу-теркәү гамәлләрен күрсәтү вакытын 1 эш көненә кадәр кыскартты.

Күчемсез милекне шушы срокларда теркәү өчен күп функцияле үзәкләргә документлар тапшырырга һәм Татарстан Росреестрының теләсә кайсы бүлекчәсендә теркәүне тизләтү турында гариза язарга кирәк. Казанда бу: Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 подъезд, Гагарин урамы, 103 нче йорт, Ямашев урамы, 82 нче йорт, Җиңү проспекты, 100 нче йорт.  Республика районнарында-Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләре. Татарстан Росреестрының рәсми сайтында элемтә өчен мәгълүматлар, адреслар һәм телефоннар белән танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru).

Теркәүне тизләтү турындагы гаризага өлешчә мобилизацияләнгән гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләрен беркетергә кирәк: паспорт, туу турындагы таныклык, никах турындагы таныклык. Мобилизацияләнгән статусын раслау өчен повестка яки башка хәрби комиссариат документының күчермәсен беркетү кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International